Пенсия — Wikipedia
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пенсия latin yazuında])
Пенсия | |
![]() | |
Моңа өлешчә туры килә | Прожиточный минимум[d] |
---|---|
![]() |
![](https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/b/be/%D0%9F%D0%B5%D0%BD%D1%81%D0%B8%D1%8F.jpg/250px-%D0%9F%D0%B5%D0%BD%D1%81%D0%B8%D1%8F.jpg)
Пе́нсия (лат. pensio, түләү) — даими һәм тәртипле рәвештә (гадәттә- ай саен) түләнә торган акча.
- Пенсия яшенә җиткән (картлык буенча)
- Инвалидлык алган
- Туйдыручысын югалткан кешеләргә түләнә[1].
- 1673 елда Франция хәрби-диңгез флоты офицерлары өчен пенсия белән тәэмин итү кертелә.
- 1790 елда Бөек Франция инкыйлабы чорында 50 яшенә җиткән һәм 30 ел хезмәт иткән дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсия түләү турында канун кабул ителә.
- 1889 елда рәсми дәүләт пенсиясенә алман канцлеры Отто фон Бисмарк нигез салган.
- 1908 елда Бөекбритания һәм Австралия кушыла.
- Россия империясендә пенсияне Петр I кертә. Аңа кадәр патша хезмәтендәгеләргә җир яисә тун бүләк иткәннәр. Пенсиягә офицерлар гына лаек була. 25 ел хезмәт иткән солдатларга пенсия каралмый.
- Инкыйлабтан соң 1918 елда пенсияне Кызыл Армия инвалидларына билгелиләр.
- 1923 елда отставкага чыккан большевикларга бирелә башлый.
- 1928 елдан кайбер завод хезмәткәрләренә пенсия билгеләнә.
- 1937 елдан гади халык та пенсия турында ишетә.
- 2015 елның 1 октябренә Башкортстанда 1 136 788 кеше (эшләүчесе 381 962) пенсия ала.
- Уртача пенсия күләме — 11 430 сум (~191 $).
- Социаль пенсия күләме — 8 253,6 сум (~137 $)[2].
Күп илләрдә пенсиягә 65 яшьтән чыгалар. Япониядә генә пенсия яше 70 яшь дип билгеләнгән (илдә гомер озынлыгы – 82 ел). Россиядә хатын-кызлар 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән чыга.
- Бүлү пенсиясе
- Шартлы-туплау пенсиясе
- Туплау (җыелып бару) пенсиясе
2002 елдан Россиядә уздырылучы пенсия реформасы пенсияне ике өлешкә бүлде: страховой өлеше һәм туплау өлеше.
Кытайда пенсияне дәүләт хезмәткәрләренә генә түлиләр. Таиланд һәм Төрекмәнстанда өлкәннәрне балалары кайгыртырга бурычлы дип санала.
- Валентин Роик. Обязательное и добровольное пенсионное страхование. М.: Альпина Паблишер, 2014 ISBN 978-5-9614-2235-1
- Пенсия:кайда, күпме? Ирек мәйданы, 19 ноябрь, 2015 ел, № 21 (277)
- ↑ Пенсия по случаю потери кормильца / Словарь бизнес-терминов. Академик.ру. 2001.
- ↑ В Башкирии подсчитали пенсионеров и размер их пенсии(үле сылтама)