Хәтер көне — Wikipedia
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәтер көне latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Хәтер көне | |
![]() | |
Дәүләт |
![]() ![]() ![]() |
---|---|
Кем истәлегенә | сугыштагы үлем[d] |
Елның көне | 11 ноябрь |
![]() |


Хәтер көне — кешеләр төркеменең тарихында урын алган котычкыч вакыйгаларны искә алуга багышланган көн. Һәр халыкта яки кешеләр җәмгыятендә багышланган вакыйга һәм искә алу өчен билгеләнгән көн төрле булса да, гадәттә сугыш яки башка охшаш конфликтның тууына, һәм аның дәвамында үлгәннәренә багышлана. Шулай да, исемнәре төрлечә була.
Бүгенге көндә иң билгеле хәтер көне — Беренче бөтендөнья сугышын туктату аңлашмасында рәсми килеш билгеләнгән 11 ноябрь көне:
Казан татарларының күпчелеге бүгенге көндә яшәгән Россиясе илендә төп хәтер көне буларак Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь көнендә Хәтер һәм матәм көне (рус.) билгеләнә.
Кар десанты — 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерергә булышлык итүче студентлар хәрәкәте.
— Георгий тасмасы (рус.) акциясе чикләрендә таратылган хәтер символы.
Татар тарихына иң тирән булып кергән һәм татар халкы тарафыннан әлегә иң актив билгеләнеп торган «Хәтер көне» буларак 1552 елның 12 октябрь көнендә Казан ханлыгы башкаласы Казанны Мәскәү патшалыгы гаскәрләре алганда, шәһәрне яклаганда хәлак булганнарны искә алу көне дип исәпләнә.
Татарстанда 1989 елдан башлап билгеләнә[1]. Бүгенге көндә чаралар «Азатлык» татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырыла (гамәлдәге рәисе Наил Нәбиуллин).[2]
Бу көнне Казанны яклаганда һәлак төшкәннәренә (Колшәриф һәм күп санлы билгесез гаскәриләр һәм гади ватандашлар) һәйкәлнең булмаганы искә төшерелә — Казанны алу дәвамында рус патшасы Иван IV гаскәре ягыннан хәлак төшкәннәре истәлегенә һәйкәл 1823 елда ачылган.
- Бату хан тарафыннан Идел буе Болгарының башкаласы Биләр 1236 елда юк ителүе һәм 1239 елыннан бирле болгар дәүләтенең бәйсәзлеге туктатылуы аның варислары дип саналган Казан татарлары тарафыннан хәтер көне буларак әлегә искә алынмый.