tt.wikipedia.org

Электр корылмасы — Wikipedia

  • ️Mon Apr 04 2016

Электр корылмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Электр корылмасы latin yazuında])

⚙️  Классик электродинамика
Электр · Магнетизм
Электр статикасы
Кулон кануны
Электр кыры көчәнешлелеге
Гаусс теоремасы
Электрик диполь моменты
Электр коргылары
Электр индукциясе
Электр кыры
Электростатик потенциал
Электр көчәнеше
Магнит статикасы
Био — Савар — Лаплас кануны
Ампер кануны
Магнит моменты
Магнит кыры
Магнит агымы
Магнит индукциясе
Электродинамика
Векторлар потенциалы
Диполь
Лиенар — Вихерт потенциаллары
Лоренц көче
Күчеш агымы
Униполяр индукция
Максвелл тигезләмәләре
Электр агымы
Электр йөртү көче
Электромагнитик индукция
Электромагнит нурланышы
Электромагнит кыры
Электр чылбыры
Ом кануны
Кирхгоф кагыйдәләре
Индуктивлык
Фарадей кануны
Радиодулкын
Резонатор
Электрик сыешлык
Электр үткәрүчәнлек
Электр каршылыгы
Үтә үткәрүчәнлек
Электр импедансы
Реактив каршылык
Ковариант тәгъбир
Электромагнитик кыр тензоры
Энергия-импульс тензоры
4-потенциал
4-агым
Билгеле галимнәр
Һенри Кавендиш
Майкл Фарадей
Никола Тесла
Андре-Мари Ампер
Густав Роберт Кирхгоф
Джеймс Клерк Максвелл
Һенри Рудольф Һерц
Альберт Абрахам Майкельсон
Роберт Эндрюс Милликен
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Эле́ктр корылмасы яки электр коргысы [1] – җисемнең электр кыры чыганагы булу һәм электромагнит тәэсир итешүләрендә катнашу мөмкинлеге бирүче үзлеге. Корылма микъдар характеристикасы булып тора. СИда корылманың үлчәү берәмлегекулон. Корылма беренче тапкыр 1785 елда Кулон законында кертелә. Бер кулонлы корылма бик зур: әгәр вакуумда ике корылма (q1=q2=1Кл) 1 м ераклыкта урнашса, алар үзара 9×109 H көч белән тәэсир итешерләр иде.

Йомык системаның[2] электр корылмасы вакыт үтү белән саклана һәм квантлана – элементар электр корылмасына кабатлы үзгәрә. Коргының саклану кануныфизиканың төп законнарыннан берсе.

Электр корылмасы зурлыгы (яки, электр коргысы) – уңай һәм тискәре тамгага ия булырга мөмкин, коргы йөртүчеләрнең һәм корылган кисәкчекләрнең микъдари характеристикасы.

Электр корылмасының билгеле йөртүчеләре булып электр корылган элементар кисәкчекләрэлектрон (бер тискәре элементар электр корылмасы), протон (бер уңай элементар корылма) һәм башка азрак таралган кисәкчекләр. Электрон корылмасы −1,602176487(40)×10−19 Кл. Тулаем алганда, табигатьтә уңай һәм тискәре корылмалар саны бер үк. Атом һәм молекулаларның корылмалар суммасы нульгә тигез, ә уңай һәм тискәре ионнарның коргылары каты җисемнәрнең кристаллик рәшәткәләре бүлекләрендә үзара компенсацияләнгән.

1729 елда Шарль Дюфе ике төрле корылма булганлыгын ачыклый. Беренчесе пыяла белән ефәк, икенчесе сумала белән йон ышкылганда барлыкка килә. Шуңа күрә Дюфе бу корылмаларны «пыяла» һәм «сумала» корылмалары дип атый. Уңай һәм тискәре коргылар атамаларын Бенджамин Франклин кертә.

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-04-04, retrieved 2015-12-21
  2. Электрик яктан йомык система – чикләүче тышчасы аша электрик корылган кисәкчекләр үтә алмый торган система.
  • «Физика: Югары техник уку йортлары өчен д-лек: Өч кисәктә. 2 кисәк»

Галимов Д.Г., Даутов Г.Ю., Тимеркәев Б.А.