1987 ел — Wikipedia
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1987 ел latin yazuında])
Еллар |
---|
1983 · 1984 · 1985 · 1986 — 1987 — 1988 · 1989 · 1990 · 1991 |
Унъеллык |
1960-еллар · 1970-еллар — 1980-еллар — 1990-еллар · 2000-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1987 (бер мең тугыз йөз сиксән җиденче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1987 елы, II меңьеллыкның 987 елы, XX гасырның 87 елы, XX гасырның 9 унъеллыгының 7 елы, 1980 елларның 8 елы. 1987 елдан бирле 38 ел үтте.
- Йортсыз халыкны торак белән тәэмин итү елы (БМО).
- 16 гыйнвар — Чжао Цзыян Кытай коммунистик фиркасенең генераль сәркатибе вазифасына керешә.
- 26 февраль — Битлз төркеме җыры тәүге мәртәбә компакт-дискта чыга.
- 6 март — Эквадор һәм Колумбия чикләрендәге җир тетрәү нәтиҗәсендә меңгә якын кеше һәлак була.
- 30 март — 59-нчы Оскар премиясен тапшыру тантанасы уза.
- 12 июнь — АКШ президенты Рональд Рейган Михаил Горбачевны Берлин диварын җимерергә чакыра.
- 20 июнь — Мәскәүнең Кызыл мәйданында кырымтатар кампаниясе башлана.
- 22 октябрь — Иосиф Бродскийга әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе тапшырыла.
- 18 ноябрь — Лондон метрополитенының Кингс-Кросс станциясендә булган янгын нәтиҗәсендә 30 кеше һәлак була.
- 1 декабрь — Ла-Манш астында тоннельне төзү эшләре башлана.
- 21 декабрь — КамАЗ заводында “Ока” (“Ока-1111”) азлитражлы автомобильләре конвейер ысулы белән җыела башлый.
Шулай ук карагыз: Төркем:1987 елда туганнар
- 9 февраль — Магдалена Нойнер, Алмания биатлончысы.
- 19 апрель — Мария Шарапова, Русия теннисчысы.
- 29 апрель — Алсу Фәйзуллина, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2008 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
- 7 май — Айгөл Миңнуллина, драма актрисасы, Камал театры артисты.
- 23 май — Илгиз Зәйниев, драматург, режиссер.
- 8 июль — Рифат Сәлах, татар шагыйре.
- 30 июнь — Ләйсән Фәйзуллина, Камал театры артисты (2008 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2018), «Тантана» премиясе лауреаты (2021).
- 29 август — Дилүс Хуҗәхмәтов, «Әкият» театры актеры. ТР атказанган артисты.
- 10 сентябрь — Әлфрид Бостанов, тарихчы, исламият белгече.
- 28 сентябрь — Һилари Дафф (ингл. Hilary Duff), АКШ актрисасы.
- 2 ноябрь — Имил Шәрәфетдинов, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы (2007), грек-рим көрәше буенча Россия чемпионы (2010, 2012),
- 26 ноябрь — Рөстәм Галиуллин, язучы, галим.
- 26 декабрь — Ярамир Низаметдинов, җырчы (лирик-драматик тенор).
Шулай ук карагыз: Төркем:1987 елда вафатлар
- 1 гыйнвар — Шамил Шаһгали, татар драматургы.
- 15 гыйнвар — Мәгъсүм Хөсәенов, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- 18 гыйнвар — Ренато Гуттузо, итальян рәссамы.
- 9 апрель — Мәсгуть Латыйпов, композитор.
- 12 июнь — Мөхтәр Әхмәдиев, музыкант, аккомпаниатор.
- 1 август — Ян Винецкий, язучы.
- 16 август — Андрей Миронов, актер, РСФСР халык артисты (1980).
- 17 сентябрь — Муса Гәрәев, хәрби очучы, ике тапкыр Советлар берлеге Каһарманы.
- 3 октябрь — Жан Ануй, француз драматургы.
- 12 октябрь — Фәһри Корытөрк, Төркия президенты.
- 11 ноябрь — Иван Максимов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- Мөнир Мазунов, татар шагыйре, журналист.
- Марсель Зарипов, язучы, («Поступь моей республики» һәм «Выгодный оборот» очерклары һәм публицистик китаплары өчен)[1].
![](https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/10/OscarArias.jpg/100px-OscarArias.jpg)
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Георг Беднорц, Карл Мюллер.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Доналд Крам, Жан Мари Лен, Чарлз Педерсен.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Судзуми Тонегава.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Иосиф Бродский.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Солоу.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Оскар Санчес.
![]() |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
---|