2003 ел — Wikipedia
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/2003 ел latin yazuında])
Еллар |
---|
1999 · 2000 · 2001 · 2002 — 2003 — 2004 · 2005 · 2006 · 2007 |
Унъеллык |
1980-еллар · 1990-еллар — 2000-еллар — 2010-еллар · 2020-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
2003 (ике мең өченче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча чәршәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2003 елы, III меңьеллыкның 3 елы, XXI гасырның 3 елы, XXI гасырның 1 унъеллыгының 3 елы, 2000 елларның 4 елы. 2003 елдан бирле 22 ел үтте.
- Халыкара төче су елы (БМО).
- 1 февраль — «Колумбия» космик шаттлы һәлакәте. Шартлау нәтиҗәсендә экипажның бар җиде әгъзасы вафат.
- 20 март — Коалицион көчләр Гыйракка үз гаскәрләрен кертә башлыйлар.
- 7 апрель — АКШ гаскәрләре Багдадка кереп урнаша.
- 1 май — Джордж Буш Гыйракта хәрби кампаниянең тәмамлануын игълан итә.
- 20 июнь — Викимедиа фонда нигезләнде.
- 27 август — 60 000 ел эчендә Марс Җир шарына иң якын аралыкта була.
- 14 сентябрь — Референдум нәтиҗәсендә Эстония Европа берлегенә кушыла.
- 15 октябрь — Илһам Әлиев Азәрбайҗан президенты вазифасына керешә.
- 20 ноябрь — Истанбулда эре теракт.
- 15 сентябрь — Татар Википедиясе ачыла.
- 13 декабрь — Тикрит шәһәре тирәсендә Сәддам Хөсәен тоткарлана.
Шулай ук карагыз: Төркем:2003 елда туганнар
- 4 октябрь — Билли Бертон, АКШ актеры, Тим Бертон улы.
![](https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/0/0c/%D0%A0%D0%B0%D1%81%D1%83%D0%BB_%D0%93%D0%B0%D0%BC%D0%B7%D0%B0%D1%82%D0%BE%D0%B2.jpg/100px-%D0%A0%D0%B0%D1%81%D1%83%D0%BB_%D0%93%D0%B0%D0%BC%D0%B7%D0%B0%D1%82%D0%BE%D0%B2.jpg)
Шулай ук карагыз: Төркем:2003 елда вафатлар
- 22 гыйнвар — Гайнулла Шәйхиев, ультра-тавыш физикасы белгече, сөйләм авазлары мәгънәсе өлкәсендә тикшеренүче.
- 7 март — Якуб Зәнкиев, татар язучысы (Тубыл). Тукай бүләге лауреаты (2002).
- 19 апрель — Әхмәт Тимер (чын исеме Әхмәт Рәшит улы Яруллин), күренекле татар галиме, дөньякүләм танылган төрки телләр белгече.
- 30 май — Заһир Исмәгыйлев, композитор.
- 20 август — Гамил Әфзал, татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
- 30 август — Чарльз Бронсон, чыгышы белән татар булган АКШ актеры.
- 13 октябрь — Бертрам Брокхауз, Канада физигы, физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (1994).
- 3 ноябрь — Рәсүл Хәмзәтов, авар шагыйре, язучы, публицист, сәясәт эшлеклесе.
- 12 декабрь — Гейдар Әлиев, Азәрбайҗан президенты.
- 21 декабрь — Гайнан Мөхәммәтҗанов, татар журналисты.
- Мөсәгыйть Хәбибуллин, татар язучысы («Кубрат хан» китабы өчен).
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Алексей Абрикосов, Виталий Гинзбург, Энтони Леггет.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Питер Эгр, Родерик Маккинон.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Пол Лотербур, Питер Мэнсфилд.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Кутзее.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Клайв Грэнджер.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Ширин Эбади.
![]() |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
---|