tt.wikipedia.org

Глюон — Wikipedia

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Глюон latin yazuında])

(Gluon битеннән юнәлтелде)

Глюон
Төзелеш

Элементар кисәкчә

Гаилә

бозон

Төркем

Калибрлау бозоны

Тәэсир итешүләрдә катнаша

көчле тәэсир итешү

Антикисәкчек

үз-үзенә (нейтраль өчен)

Табылган

1979

Масса

0

Квант саннары
Электр коргысы

0

Төсле коргы

{\displaystyle r{\bar {r}},g{\bar {g}},b{\bar {b}},r{\bar {g}},r{\bar {b}},g{\bar {b}}}

Спин

1 ħ

Эчке җөплелек

-

Спин халәтләре саны

2

Изотопик спин

0

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Глюоннар (инглизчә gluon, glueҗилем) — көчле тәэсир итешүнең таратучы элементар кисәкчекләре.

Квант хромодинамикасы (КХД) буенча глюоннар - кварклар арасындагы көчле төсле тәэсир итешү өчен җаваплы калибрлау бозоннары.

Квант электродинамикасындагы (КЭД) электрик нейтраль һәм үзара тәэсир итешми торган фотоннардан аермалы буларак глюоннар төсле коргыларга ия, көчле тәэсир итешүне тарата һәм тәэсир итешүдә үзләр катнаша. Шунлыктан КХД КЭДннан аңлау өчен шактый катлаулырак булып чыга.

Нейтрон төзелеше: кварклар төсле глюон-антиглюон белән алыштыра һәм үз төсен үзгәртә, шуның өчен нейтрон атом-төштә таркалмый.

Глюон - квант хромодинамикасында векторлы (ягъни бергә тигез спинлы һәм тискәре эчке җөплелекле) кырның кванты. Аның массасы юк.

Кырның квант теориясендә бозылмаган калибрлау инвариантлыгы калибрлау бозонының массасыз булуын таләп итә. Бөтен 1-спины һәм массасызлыгы глюонны фотон белән якынайта. (Стандарт модель буенча Һиггс кыры белән тәэсир итешү нәтиҗәсендә калибрлау бозоннары - фотон, глюоннар массасыз, ә W-, W+ һәм Z-бозоннары массалы булып чыга, шуның өчен Һиггс бозоны җаваплы, ул 2013 елда Зур адрон коллайдерында табылган дип белдерелә).

Массив векторлы кисәкчеләр полярлашуның өч халәтенә ия. Массасыз векторлы калибрлау бозоннары - глюон һәм фотон кебек полярлашуның ике халәтенә генә ия, чөнки калибрлау инвариантлыгы аркылы полярлашуны таләп итә.

Глюонның изоспины нульга тигез. Төссез глюоннар үз-үзенә антикисәкчәләр булып тора.

Электромагнит тәэсир итешүне бердәнбер калибрлау кисәкчәләр төре - фотон тарата, зәгыйфь тәэсир итешүне өч W-, W+ һәм Z-бозон тарата, ләкин көчле тәэсир итешүне 8 бәйсез төр глюон тарата.

Кварк төсле глюонны чәчеп, үз төсен үзгәртә, икенче кварк бу глюонны йотып, тагы үз төсен үзгәртә, шулай итеп көчле тәэсир итешү хасил була, нәтиҗәдә, мәсәлән, протоннар электромагнит этешенә карамастан, бер атом-төштә таркалмыйча торып кала бирә.

Квант хромодинамикасы - SU(3)-симметрияле калибрлау теориясе.

Төсле глюоннар:

Төссез глюоннар:

{\displaystyle g_{3}=(r{\bar {r}}-b{\bar {b}})/{\sqrt {2}},\qquad g_{8}=(r{\bar {r}}+b{\bar {b}}-2g{\bar {g}})/{\sqrt {6}}.}

Өченче төссез халәт булмый:

{\displaystyle (r{\bar {r}}+b{\bar {b}}+g{\bar {g}})/{\sqrt {3}}}

Конфайнмент (татарча Җибәрмәү) - кварклар ирекле халәттә күзәтелмәве. Конфайнментны математик исбатлау - "меңьеллыкның җиде мәсьәләсе" исемлегенә керә, әлегә тик берсе исбатланган ( 2002 елда Григорий Перельман Пуанкаре гөманын исбатлаган ).

Конфайнмент төсле глюоннар ярдәмендә аңлатыла: төсле глюоннар хәрәкәт иткәндә вакуумнан яңа глюоннарны булдыра һәм көчле тәэсир итешүне арттыра, шуңа күрә ерактарак кварклар көчлерәк үзара тартыша һәм "иреккә" чыга алмый.

  • Боголюбов Н.Н., Логунов А.А., Оксак А.И., Тодоров И.Т. Общие принципы квантовой теории поля. — Москва: Наука, 1987. — С. 226, 227. — 616 с.
  • Jean Letessier, Johann Rafelski, T. Ericson, P. Y. Landshoff. Hadrons and Quark-Gluon Plasma. — Cambridge University Press, 2002. — 415 p. — ISBN 9780511037276.
⚙️ Физикада кисәкчекләр
Фундаменталь
кисәкчекләр
Фермионнар
Кварклар u • d • s • c • b • t
Лептоннар e • e+ • μ • μ+ • τ • τ+ • Нейтрино (νe • νe • νμ • νμ • ντ • ντ)
Бозоннар Калибрлау бозоннары (γ • g • W± • Z0) • Һиггс бозоннары (H0)
Һипотетик
Суперпартнёрлар
Гейҗино Глюино • Вино • Бино • Зино • Фотино • Гравитино
Сфермионлар Скварклар • Слептоннар
Башкалар Һиггсино • Нейтралино • Чарҗино • Аксино • Саксион • LSP • NLSP
Башкалар G • A0 • Дилатон • J • X • Y • W’ • Z’ • Стериль нейтрино • Өрекләр • Соран • Лептокварк • Преон • Техникварклар • Партон • Геон (Кугельблиц) • Магнит монополь • Планк кисәкчәсе • Максимон (планкеон) • Минимон • Фридмон
Җыелма
кисәкчәләр
Һадроннар
Барионнар (Һиперонлар) / Пентакварклар Нуклоннар (p • p • n • n) • Δ • Λ • Σ • Ξ • Ω
Мезоннар (Кварконийлар) / Тетракварклар π • η • η′ • ρ • ω • φ • J/ψ • ϒ • θ • K • B • D • T

Фундаменталь
я/якисә җыелма
кисәкчәләрнең кушылмалары

Гади

Атом төшләре (Дейтрон • Тритон • Һелион • α) • Атомнар • Ионнар (Катионнар • Анионнар) • Молекулалар

Гади булмаган

Һипертөшләр физикасында: Λ‑һипертөшләр (Һиперводород • Һипертритон) • Σ‑һипертөшләр  • Экзотик атомнар: Мезоатомнар • Мюон (Мюон водород) • Һадрон • Пион • Каон • Антипротон • Σ-һиперон  • Лептон атомнар (Позитроний • Мюоний) • Протоний • Пионий • Мезомолекула • Дипозитроний
Һипотетик
Экзотик һадроннар Экзотик барионнар (Дибарион)  • Экзотик мезоннар (Глюоний • X(4140) • Zc(3900))
Башкалар Мезон молекула • Реҗеон (Померон • Оддерон)

Башка
классификацияләр

Яктылык тизлеге белән чагыштырганда тизлегенә карап

Тардионнар (брадионнар) • Люксоннар • Һипотетик: Тахионнар • Үтә тиз брадионнар
Дирак фермионнары • Майорана фермионннары

радиоактив таркалыштан соң барлыкка килүче

α • β • γ • δ • ε
Квазикисәкчәләр

Элементар

Магнон • Фонон • Ротон • Плазмон • Примесон • Электрон • Тишек • Орбитон • Флуктуон (Фазон) • Холон һәм спинон • Квазимонополь

Тәркиби

Дроплетон • Трион • Поляритон • Полярон • Биротон • Купер пары • Экситон (Ванье — Мотта экситоны (Френкель экситоны)) • Биэкситон • Солитон (ФК-солитон • Плазмадагы солитоннар (Ион-тавыш • Магнит-тавыш • Ленгмюр) • Давыдов солитоны)

Классификацияләр

Фермионнар • Бозоннар • Энионнар • Һипотетик: Плектоннар